Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ир-ат кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Ир-атка 200 сәгать мәҗбүри эш һәм ике елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Кукмарада кабат исерек килеш руль артына утырган 24 яшьлек ир-егет хөкем ителгән. Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

2020 елның ноябрендә ир-егет исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Аңа 10 тәүлек административ арест рәвешендә җәза билгеләнгән.

Шуңа да карамастан, ир янә исерек килеш руль артына утырган. 2020 елның 7 декабрендә полиция хезмәткәрләре аны «Кукмара-Шәмәрдән-Вахит-Янил» автомобиль юлының 11нче чакрымында туктаткан. Аны исерек дип уйларга нигез булу сәбәпле, ир-егет алга таба транспорт йөртү хокукыннан читләштерелгән.

Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш һәм ике елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев