Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яна торган фермадан 200 сыерны коткарганнар

Кичә кич белән Үрәсбаш авылында янгын чыккан.

Кукмара районында яна торган фермадан 200 сыерны коткаганнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 август көнне 18.52 сәгатьтә Үрәсбаш авылындагы фермада янгын чыгуы турындагы хәбәр Кукмара районы 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче ут сөт блогының түбәсен камап ала, мал абзарына күчү куркынычы да була.

Ферма хезмәткәрләре 200 баш мөгезле эре терлекне янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче чыгарырга өлгерәләр.

Янгын нәтиҗәсендә 120 квадрат метр мәйданда ферма бинасының түбәсенә зыян килә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

фото: янгын сүндерү-коткару частеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk