Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 43 яңа очрак теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 43 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 14 кеше хастаханәгә салынган, калган 29 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 9 очрагы ачыкланган, Норлат районында – 8, Әлмәт районында – 5, Яр Чаллыда – 4, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама районнарында – 3әр, Саба районында – 2, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Теләче районнарында – берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8549 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7606 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев