Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның ике очрагы ачыкланган

Диагностика барышында районда коронавирус инфекциясе 16 кешедә расланган.

Кукмара районында тәүлек эчендә ике кешедә Covid-19 инфекциясе теркәлгән. Бу турыда Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр итә.

Диагностика барышында районда коронавирус инфекциясе 16 кешедә расланган, ике кеше савыккан.

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 74е өй шартларында дәвалана. Ачыкланган очракларның 8е - читтән кертелгән, ә 97се - элемтә аша йоктырылган.

Күрше Саба һәм Балтач районнарында Covid-19 коронавирус инфекциясенең берәр яңа очрагы теркәлгән.

фото: ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев