Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 30 яңа очрак теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланган, Саба районында – биш, Буа районында – өч, Яшел Үзәндә – ике, Яр Чаллы, Алабуга, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай районнарында – берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6191 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5013 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев