Кукмара районының Пычак урта мәктәбендә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла
Биредә бүгенге көндә Өлге, Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга авылларыннан килеп, 76 бала белем-тәрбия ала.
Пычак урта мәктәбендә «Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла.
Мәктәп директоры Радик Давыдов сүзләренә караганда, белем йорты үзенең ишекләрен 2000 елның 1 сентябрендә ачкан булган. 2024 елга кадәр биредә бернинди төзекләндерү эшләре дә үткәрелмәгән.
«Узган ел республика программасы кысаларында мәктәпнең азык-төлек блогына капиталь ремонт уздырылып, туклану залы, барлык цехлар үзгәртеп корылды, аерым бүлмәләр, бинадан чыгу юлына тамбур ясалды, заманча җиһазлар кайтты. Быел исә мәктәп бинасы тулысынча төзекләндерелеп, шактый зур суммада эш башкарылачак. Әлеге сумманың 10 проценты — җиһазлар алу, ә калганы ремонт өчен тотылачак», — ди Радик Леонидович.
Белем йорты территориясенә аяк басуга, биредә төзелеш башланганы күзгә чалына. Бер төркем хезмәткәр түбә ябу белән шөгыльләнсә, икенчеләр бинаның фасад өлешендәге, мәктәп эчендәге эшләрне башкара.
«Биредә хезмәт куючы егетләргә бернинди моң-зар юк, барысы да — үз эшенең осталары. Иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр бер тик тормыйлар, кырмыскалар шикелле кайнашалар. 4 февральдә сүтү, чистарту эшләренә тотынганнар иде, башкарган эшләре көн саен күзгә күренеп арта. Бүгенге көндә бинаның беренче катындагы барлык бүлмәләрнең дә идәннәре ясалып бетте, спорт залында гына измә белән тигезлисе калды. Бер үк вакытта ут кертү, штукатурлау эшләре дә алып барыла. Ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 1600 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә төзүчеләр кулы кагылмаган бер генә сантиметр урын да калмаячак. Ишек-тәрәзә, идән-түшәм, дивар, электр челтәре, коммуникацияләр — һәммәсе алышына, яңа видеокүзәтү, янгын турында хәбәр итү җайланмалары куела. Су, канализация системалары да бик начар хәлдә иде. Алар да яңартылачак. Беренче катта техник хезмәткәрләр, физик мөмкинлеге чикле балалар өчен аерым бәдрәфләр булачак. Әлеге бүлмәләр инде яңабаштан сүтеп корылып, проект нигезендә эшләнде. Шулай ук төп керү юлында сакчы посты урнашачак, киенү-чишенү бүлмәсе дә элеккеге урынын үзгәртте. Смета проектына территорияне төзекләндерү дә кертелгән. Ашханәгә азык-төлек алып килә торган транспорт һәм җәяүлеләр өчен аерым юллар ясау, брусчаткалар җәю планлаштырыла. Территорияне коймалап алу, автомобильләр өчен тукталыш ясау планы да бар. Ә менә җиһазларга килгәндә, компьютер, ноутбук, интерактив такта, шкаф, парта-урындык һәм башкалар — барысы да яңа булачак», — ди мәктәп директоры.
Җитәкче билгеләп узганча, биредә бүгенге көндә Өлге, Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга авылларыннан килеп, 76 бала белем-тәрбия ала. Балаларны мәктәпкә 2023 елда бирелгән яңа автобус йөртә.
«Әлеге ремонтның башлануын укучылар һәм укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә көтеп алды. Бу эшләр укыту системасына бернинди комачаулык тудырмый. Төзекләндерү барган чорда икенче каттагы сыйныф бүлмәләренә урнаштык. Әмма боларның һәммәсе вакытлыча гына. Капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, Белем бәйрәме көнне балаларны якты, заманча бинада каршы алырбыз дип өметләнәм», — ди Радик Леонидович.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев