Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Күкшел авылында барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк

Күкшел авылында халык җыены үткән саен юл ремонты турында сүз булмый калмый иде. Авыл эченнән транспорт үтеп киткәннән соң, тузан өере күтәрелә, ул өйләргә керә, алай гына да түгел, сулый да алмыйбыз дип зарланды алар.

Шушы көннәрдә Күкшел авылы халкының сөенечен уртаклашып кайттык. Быел аларның иң зур теләкләренең берсе тормышка ашырыла: биредә юл төзелеше башланган. «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы техникалары тыз-быз, кырмыскалар кебек, Аш-Буҗи-Мәмәшир автоюлының Күкшел авылы янындагы участогында кайнаша. 

Кукмара районының Күкшел авылында барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк

Күкшел авылында халык җыены үткән саен юл ремонты турында сүз булмый калмый иде. Авыл эченнән транспорт үтеп киткәннән соң, тузан өере күтәрелә, ул өйләргә керә, алай гына да түгел, сулый да алмыйбыз дип зарланды алар. 

«Юл төзелешенең беренче этабы 2022 елның сентябрендә башланып китте. Авыл эчендә күпер сүтелеп, яңадан эшләнде һәм тимер-бетон турыпочмаклы торба салынды. Хәзерге вакытта җир япмасын төзү буенча эшләр алып барыла. Алга таба ком, вак таш салыначак, ике кат асфальт түшәләчәк. Проектта Күкшел авылына тукталыш өчен бер автопавильон ясалачак, юл күрсәткеч билгеләре, юл читенә металл киртәләр куелачак. Авыл халкының соравы буенча проектта бераз үзгәрешләр булды, тротуар да ясалачак», — диде «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы директорының урынбасары Рөстәм Зарипов. 

Кукмара районының Күкшел авылында барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк

Хәзерге вакытта әлеге участокта ун КамАЗ, икешәр бульдозер, автогрейдер, төягеч һәм бер каток эшли. Шулар арасында вакытлыча эшкә алынган техникалар да бар. Шулай ук ике су торбасын урнаштырырга подрядчы оешма алынган. «Эштә тоткарлыклар юк, барысы да тәртип белән бара», — диде «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы прорабы Ленар Газизов. 

«Капиталь ремонт эшләренең икенче этабы бу елның май аенда башланып китте. Биредә барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк. Шуның 900 метры авыл эчендә. Әлеге юлда барлыгы сигез торба бар, шуның өчесен шул елны алыштырдык. Быел бу участокны көз айларында куллануга тапшырырбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта җирне тигезлибез, турылыйбыз, кирәк урында кистерәбез, киңәйтәбез. Проектта җир япмасының начар туфрак ачыкланган участокларын ныгыту, известь һәм цемент катнашмасы белән тотрыкландыру буенча эшләр дә каралган. Шулай ук 13 керү-чыгу юлы эшләнәчәк», — дип сөйләде Ленар Шамил улы.

Кукмара районының Күкшел авылында барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк

Юл төзелешендә хезмәт куючыларның эш вакыты иртәнге сәгать җидедә башланып кичке сәгать бишкә кадәр дәвам итә.

Поч. Кучук авылыннан Хәлил Ибраһимов 2010 елдан бирле юл төзелеш-ремонт участогында хезмәт куя. Бирегә урнашканчы ул төрле эш башкарган, Себергә дә китеп бәхетен сынап караган. Башта бульдозерда йөрдем, хәзер исә юл эшчесе, ди ул.

«Күпме кызыл балчык, кара туфрак ташылган, күпме материал тотылган — барысының да исәбен алып барам. Эш күләме зур, бик күп материал ташыла. Хезмәт шартларына килгәндә, барысыннан да канәгать, машина белән йөртәләр, төшке ашны китерәләр, тәмле әзерлиләр, хезмәт хакларын вакытында түлиләр. Хәзер техникалар яңа, заманча уңайлыклар белән, шуңа күрә эш шартларын элеккеге белән чагыштыра торган түгел. Юл хезмәткәрләре яңгыр яуса да эшли, туктамый, ә менә эссе һава торышында авыррак, хәлне ала», — диде Хәлил абый.

Кукмара районының Күкшел авылында барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк

Авыл халкы да бу эшләрдән бик риза, каршылыклар юк. Алар юл хезмәткәрләрен сөенеп каршы алганнар, тизрәк юлның салынып бетүен көтәләр. Күкшел авылындагы үзәк урамда яшәүче Сәвия апа Әхмәтгалиева кичерешләре белән уртаклашты.

«Без бу юлны зарыгып көттек, ничә еллар дәвамында тузан эчендә яшәдек. Аллаһ боерса, юллы булабыз дип куанабыз. Бу юнәлештә эшләгән җитәкчеләргә, юл эшчеләренә рәхмәт укыйбыз. Юлны гел тигезләп тордылар, шуңа күрә аннан йөрүгә караганда, бу урамда яшәүчеләргә авыррак булды. Җәй буе чиста һава күрмәдек, тәрәзә ача алмадык, балаларның да тузанга кайтасылары килмәде. Бакчада яшелчә үстереп, аны да рәхәтләнеп ашый алмый идек», — диде ул.

Кукмара районының Күкшел авылында барлыгы 4 чакрым юл төзекләндереләчәк

Авыл халкы юл сорап, кайсы гына җитәкчеләрнең, нинди генә инстанцияләрнең ишеген шакымый. Шулай ук үзәк урамдагы йортларның берсендә яшәүче Дания апа Вәлиева җирлек башлыгы белән Казанга кадәр бардык дип сөйләде.

«Танышлар, урамдагы хәлне күреп, ничек чыдыйсыз сез, диләр иде. Рәхәтләнеп ишек, тәрәзә ача, урамга кер элә алмадык. Верандадагы сервантларга бармак белән язарлык тузан утыра иде. Тузаннан аллергия белән интегүчеләр дә булды. Авыл халкы, җирлек башлыгы Раяз Хәмидуллин белән бергәләп тырыштык, хәтта министрлыкка хәтле барып җиттек. Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллинаның ярдәмен тойдык, район башлыгы Сергей Димитриев та бер мөрәҗәгатебезне җавапсыз калдырмады. Аллаһның рәхмәте белән финанслау булды, эш бара, инде исән-сау ахырына җиткерсеннәр, яңа юллардан йөрергә язсын иде», — диде Дания Вәлиева.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев