Кукмара районында сайлауга килү сәгать унга 16,68% тәшкил иткән
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында сайлауга килү сәгать унга 16,68% тәшкил иткән

VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга 8 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дә старт бирелде.

Кукмара районында VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга халыкның килүе иртәнге сәгать унга 16.68% тәшкил иткән. Сайлау тыныч, хокук бозуларсыз уза, дип хәбәр итте Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Ирина Ходова. 

VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга 8 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дә старт бирелде. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайлана. 

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәгән: «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россия Либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия — Патриотлар — Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ — Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев