Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында махсус режим кертелә

1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләрне янгынга каршы режим вакытында куллану тыела.

Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт муниципаль мөлкәтен саклау максатларында, быелның 25 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләрне (бенгал утлары, хлопушкалардан тыш) янгынга каршы режим вакытында куллану тыела. 

Пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объектлары чикләреннән, транспорт-инфраструктура (автомобиль юлларыннан тыш), энергетика комплексы ягулыклары (шул исәптән линия ягулыклары) 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. 

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп булган объектлар, автомобиль юлы чикләреннән, күпфатирлы йортлардан әлеге ара ким дигәндә 30 метр ераклыкта булырга тиеш.

Кукмара шәһәре муниципаль берәмлегенең торак пунктларында пиротехник әйберләрне Кукмара шәһәренең Горький һәм Спорт урамнарындагы стадионнарда гына кулланырга була. 

Яңа ел чаралары үтүче объектлар янында алкогольле, спиртлы продукция һәм сыра сату тыела.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев