Кукмара районында яшәүчене кабат исерек килеш руль артына утырган өчен өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчене кабат исерек килеш руль артына утырган өчен өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Суд ир-атны 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, җәза үтәү өчен колония-җирлеккә билгеләгән.

Кукмара район суды исерек килеш руль артына утырган Кукмара районында яшәүчегә карата җинаять эшен карады.

Ир-ат агымдагы елның 5 июлендә 21 сәгать 15 минутта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә мопед белән идарә иткән.

Шул ук көнне исерек ир-атны Кукмара районы буенча ЮХИДИ инспекторы туктаткан.
Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен таныды.

Суд ир-атны 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, җәза үтәү өчен колония-җирлеккә билгеләде. Шулай ук ул 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде.
Хөкем карары законлы көченә керде.

Олег МИХАЙЛОВ, район судының администраторы

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев