Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләргә ЮХИДИ дәүләт хезмәтләре порталының өстенлекләре турында искәрттеләр

Дәүләт хезмәтләре порталында ЮХИДИ идарәсе тарафыннан бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә.

Электрон хезмәтләрнең уңайлылыкларын елдан-ел күбрәк сизәбез. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә. Бу хакта район ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Дәүләт хезмәтләре алу өчен чәршәмбе 14.00-17.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә аеруча күп кеше мөрәҗәгать итә. Кукмара районының ЮХИДИ подразделенисенә килүне планлаштырганда әлеге мәгълүматны искә алуыгызны сорыйбыз. 

Транспорт чарасын теркәү, транспорт чарасының конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт, транспорт чараларын куркыныч йөкләр ташуга кертү турында, транспорт чарасының конструкциясенә кертелгән үзгәрешләр белән иминлек таләпләренә туры килүе турында таныклыклар алу мәсьәләләре буенча консультацияне 8(84364)2-63-49 номерына шалтыратып алырга була.


Фото: район ЮХИДИ идарәсе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk