Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче ришвәтчелектә гаепләнә

27 яшьлек ир кеше үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 27 яшьлек ир кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 291.2 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (вак ришвәтчелек) гаепле дип тапты. 

Эш материаллары буенча, 2023 елның ноябрендә хөкем ителүче, Кукмара шәһәрендә булганда, эшкә яраксызлык кәгазе алу максатында, Кукмара район үзәк дәваханәсенең вазыйфаи затына тапшыру өчен, банкның мобиль кушымтасы аша үзенең танышына (арадашчысына) 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк күчерә. 

Кукмара район үзәк дәваханәсенең вазыйфаи затына карата эш материаллары аерым производствога бүлеп бирелә.

27 яшьлек ир кеше үз гаебен таныды. Суд аңа 10 мең сум күләмендә штраф түләү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев