Белгечләр укучылар өчен уңайлы формада һөнәри практикадан мисаллар китерделәр.
Олыяз мәктәбендә район үзәк дәваханәсе табиблары – табиб-нарколог Рөстәм Сабирҗанов, педиатр-куратор Хәмит Баһаветдинов катнашында лекция булды.
.jpg)
Белгечләр укучылар өчен уңайлы формада һөнәри практикадан мисаллар китерделәр. Профилактик әңгәмә мәгълүмат бирүгә генә түгел, ә һәрбер конкрет тормыш шартларында әлеге белемнәрне кулланырга әзерлек күнекмәләрен формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга да юнәлтелгән иде. Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев