Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы Манзарас авылы зиратында Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар

Советлар Союзы героен ел саен зурлар искә алалар.

Бүген Кукмарага Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы полиция полковнигы Илһам Сәхәпов килде. Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында Манзарас зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр куйды. 

Тантанада шулай ук район эшче эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, полиция хезмәткәрләре, Манзарас урта мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова, шул ук мәктәп укучылары катнашты. 

-Ел саен Советлар Союзы героен зурлап искә алуыгызга, аның турында бик күп истәлекләрне саклавыгызга, патриотик тәрбия һәм профориентацион юнәлештә эшләнгән эшләрегез өчен мин бик рәхмәтле. Сабир Әхтәмов турында бик күп сөйләргә була. Ул исән чакта да яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур тырышлык куйды, хәзер дә аның тормыш юлы, батырлыгы һәркем өчен үрнәк булып тора, - диде полиция полковнигы Илһам Сәхәпов. 

Тантаналы өлештән соң, кунаклар герой исемен йөрткән Манзарас урта мәктәбендә булдылар. Анда мәктәп тарихы барладылар, Сабир Әхтәмов музеенда экспонатлар белән таныштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев