Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы делегациясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

Утырыш барышында министрлыкның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән агымдагы елга планнар билгеләнде.

Район делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республиканың Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

Утырыш барышында министрлыкның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән агымдагы елга планнар билгеләнде. 

Республика Президенты каршында доклад белән «Инвожо» удмурт халык фольклор ансамбле хормейстеры Владимир Ахметов, шулай ук «Инвожо» балалар удмурт фольклор ансамбле чыгыш ясады. 

Чарада район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафинаны «Иң яхшы җитәкче» номинациясендә җиңүе белән котладылар, шулай ук мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Поч.Кучук авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Кна Вел» мари халык фольклор ансамбле хормейстеры Леонид Искаков Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

фото: район Мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев