Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара прокуратурасы белгече Алия Агъләмова: «Кечкенәдән үк закон бозучыларга каршы көрәшеп, ярдәмгә мохтаҗларга булышасым килде»

Мәктәптә укыган елларында, түбән сыйныфлардан ук Алия киләчәген юриспруденция белән бәйләргә хыяллана. Гомумән, үзен башка һөнәр иясе дип күз алдына да китерә алмый ул.

Алия Әгъләмованың район прокуратурасына урнашканына берничә генә ел булса да, ул инде бу хезмәтендә үзен, чын мәгънәсендә, судагы балык кебек хис итә. Шулкадәр хезмәтен яратып башкара ки, «Бу турыда горурланып әйтә алам: канәгатьлек хисе белән эшемә барам, кайтам, мин — үз эшемнең патриоты, аның һәр ноктасына кадәр ошый», — ди ул.

Мәктәптә укыган елларында, түбән сыйныфлардан ук Алия киләчәген юриспруденция белән бәйләргә хыяллана. Гомумән, үзен башка һөнәр иясе дип күз алдына да китерә алмый ул. «Кечкенәдән үк үземне һәм иптәшләремне рәнҗетергә ирек куймадым, тиешле урында якладым. Киләчәктә дә закон бозучыларга каршы көрәшеп, ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булышып эшлисем килде», — ди Алия, мәктәп елларын искә алып. Нәтиҗәдә Кукмара 4нче урта мәктәбен тәмамлагач, яшь кыз Казандагы юридик институтка читтән торып укырга керә һәм 17 яшьтән инде эшкә урнаша. 

Әмма Казанда эшләгәндә әнисен, Кукмараны, иптәшләрен сагыну хисе көчле булганлыктан, Алия ике арага «казан асып» йөреп булмас дип, кире Кукмарага кайта, металл савыт-сабалар заводына урнаша. Тормышка чыга, Ранифына ике кыз бүләк итә. 11 ел анда — кабул итү бүлмәсендә һәм сату бүлегендә эшләгән чорында ияләнгән тормыш рәвешен үзгәртергә курыкса да, күңелендәге хыялы барыбер үзен сиздереп тора. Тормыш иптәше, Югары Өскебаш авылы егете Раниф Әгъләмовка рәхмәт, ул Алияне хуплап, аңа этәргеч биреп, һәр башлангычына булышырга гына тора. «Заводтагы эш минеке түгел, дисең, район прокуратурасына барып карамыйсыңмы соң, бәлки анда эш урыны бардыр?» — ди ул көннәрдән беркөнне. Нәтиҗәдә тиешле имтиханнарны биреп, конкурсларны үтеп, Алия Әгъләмова прокуратура хезмәтенә резервка алына...

10 февраль иртәсен Алия инде берничә ел рәттән икеләтә бәйрәм көне буларак елмаеп каршылый. Беренчедән, аның туган көне булса, икенчедән, бу көнне район прокуратурасына әйдәп баручы белгеч буларак эшкә билгеләнүе турындагы боерыкка кул куела. 

«Килгән хатларны, гражданнарның шикаятьләрен һәм гаризаларын теркәп, аларны район прокурорына һәм башкаручыларга вакытында тапшыру, үтәү срокларын, документларның дөрес рәсмиләштерелүен контрольдә тоту, эш номенклатурасында каралган исәп-хисап һәм теркәү китапларын алып бару, район прокуратурасы эшләренең номенклатурасын эшләүдә катнашу, аларны архивка тапшырганда эшләрнең һәм производстволарның дөрес формалашуын һәм рәсмиләштерелүен тикшерү эшләре һәм башкалары миңа йөкләнелгән. Әйтик, узган ел прокуратурага 420 мөрәҗәгать керде. Аларның якынча 110сы канәгатьләндерелгән, алар буенча прокурор чаралары күрелгән. 169 граждан прокурор һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан шәхси кабул ителүдә булган. Иң күп мөрәҗәгатьләр башкарма производстволар буенча килә, бурычлылардан әҗәтләрен түләтү, алиментлар, торак-коммуналь хуҗалык, торак һәм хезмәт законнарын бозуга кагылышлылары да шактый. Ярдәм сорап килгән һәркемгә кулымнан килгәнчә булышырга, матур итеп каршы алырга тырышам. Чөнки прокуратурага кайберәүләр соңгы өмете белән килә бит», — ди дәүләт граждан хезмәте референты Алия Әгъләмова. 

Алиянең хезмәтен җиренә җиткереп башкару белән беррәттән гаиләсенә дә, әнисе һәм әбисенә дә игътибары җитә. Соңгы елларда тормыш иптәше белән тырышып йорт җиткереп килгән мәлләре. Мәктәптә укыган чордан бирле спорттан аерылмый, волейбол, баскетбол ярышларында даими катнаша. Республика прокуратурасы тарафыннан оештырыла торган спартакиадаларда һәм прокуратура хезмәткәрләре арасында үтә торган ярышларда иң оста волейбол уйнаучыларның берсе ул.

Вилнур Кәримов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе:

Безнең эштә оперативлык зур роль уйный. Максатчан һәм һәр эшне вакытында башкара торган хезмәткәребез ул безнең Алия Фәнис кызы. Төгәл, аралашучан булуы хезмәт күрсәткечләренә дә зур йогынты ясый.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев