Кукмара күппрофильле лицее бүген үзенең 155 еллык күркәм юбилеен бәйрәм итә
Бәйрәм тантанасына бик күп чыгарылыш укучылары, кунаклар килгән.
Тантаналы өлеш белем йортының актлар залында үтте. Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сәламләде. Алар үзләренең ихлас тәбрикләүләрен, котлауларын ирештерделәр.
Бәйрәм укытучыларны бүләкләү, концерт программасы белән үрелеп барды.
Программада лицейга экскурсия, күргәзмәләр карау, музей белән танышу да бар иде. Шулай ук очрашуга килүчеләргә музыкаль-әдәби композиция дә тәкъдим ителде.
Кичке сәгать сигездән кичке сәгать унга кадәр “Ретро стилендә” дигән бәйрәм дискотекасы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев