Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Китап» радиосында халык үзе сайларга булышкан әсәрләр яңгыраячак

Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда басылган кызыклы әсәрләр булырга мөмкин.

«Китап» милли радиосында эфирда укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак, дип җиткерде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Радио җитәкчесенең сүзләренә караганда, «Китап» радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин.

«Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен яраклаштырылган форматта җиткерергә була, ди радио җитәкчесе. Алмаз Миргаязов сүзләренчә, «Ак чәчәкләр» ул – бестселлер. Аны кайчан укысаң да актуаль.

«Билгеле, тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев