Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Киокусинкай каратэ буенча тренер Илшат Сәмигуллин: Минем өчен иң зур шатлык – укучыларымның уңышын күрү

Тренер үзе дә һәрвакыт осталыгын камилләштереп тора, Россиянең төрле төбәкләренә барып, атказанган тренерлардан дәресләр ала.

“Атлант” спорт мәктәбендә киокусинкай каратэ буенча тренер булып эшләүче Зур Кукмарадан Илшат Сәмигуллин укучыларын нык, тырыш булырга һәм үз-үзләренә ышанырга өйрәтә.

Ул үзе спорт белән балачактан шөгыльләнә. Беренче тапкыр спортзалга аяк басканда әле бишенче сыйныфта гына укый торган була. Һәм шул вакытлардан спорт тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелә. Тренер Вальмир Рәхимуллинга бокс түгәрәгенә йөри. Чөнки ул заманда каратэ Кукмарада юк, тыелган була. Аны буй җитмәслек бер могҗиза кебек кабул итә. Киләчәктә үзе тренер буласын күз алдына да китерми. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Азәрбайҗанда кайнар нокталарда бүлек командиры булып хезмәт итә, снайпер була. 

– Армиядән кайткач, тормышымны финанс өлкәсе белән бәйләрмен дип уйладым, Банк мәктәбенә укырга кердем. Әмма шулай да иң элек Казанда каратэ секциясе эзләдем. Илдар исемле тренерга йөрдем, ул каратэның бөтен нечкәлекләренә өйрәтте, әлеге спортның фанатына әйләндем. Практикага кайткач та шөгыльләнүне дәвам иттем, – диде Илшат Кафил улы, яшь чакларын искә алып. Ә Кукмарага каратэны иң беренче Айдар Борһанов алып кайтты дип сөйләде ул.

Укуын тәмамлаган егет “Зур Кукмара” хуҗа­лыгында хезмәт юлын башлый. Аннары салым инспекциясендә, сөт комбинатында, “Правда” хуҗа­лыгында үзен сынап карый. Алга таба аны “Ялкын” спорт мәктәбенә “Форпост” оешмасын җитәкләргә чакыралар. Шуннан ул Алмаз Галәветдиновның этәргече белән тренер булып киткәнен сизми дә кала.

– Иң беренче Манзарас мәктәбендә төркем җыйдым. Шуннан соң унбиш ел сизелми дә үтеп киткән. Хәзерге вакытта “Барс Арена” спорткомплексында шөгыльләнәбез. Аның директоры Айрат Шәңгәрәев һәм коллектив белән бик дус эшлибез. Тренировкаларга төрле яшь категориясендә 70ләп бала йөри. Арада кызлар бик күп. Шулай ук яшьләр төркеме дә бар. Чөнки ул – һәркем өчен файдалы спорт төре. Кио­кусинкай каратэның үз фәлсәфәсе бар. Монда ихтыяр көче, түземлек, нык рух һәм холык тәрбияләнә. Куркуыңны җиңәргә кирәк, чөнки көч белән генә уңышка ирешеп булмый, – диде тренер.

Илшат Сәмигуллин кио­кусинкай каратэ федерациясе буенча Татарстанда өлкән тренер булып тора. Аның шәкертләре – Россия, Идел буе, республика чемпионнары. Илшатның үз улы Ибраһим да – Бөтенроссия күләмендә чемпион калган егет. Гомумән, тренерның барлык балалары да әтиләре юлыннан бара. Ә тормыш иптәше Ленара белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Тренер үзе дә һәрвакыт осталыгын камилләштереп тора, Россиянең төрле төбәкләренә барып, атказанган тренерлардан дәресләр ала. Шулай ук бокс, самбо һәм башка көрәш төрләрен үзләштерә. Әлеге спорт элементларын каратэда кулланырга өйрәтә. Яшьләр төркеме җыеп, кикбоксинг белән шөгыльләнә башлаганнар.

– Бүгенге көндә Япониядә узачак Бөтендөнья Чемпионатына сайлап алу ярышларына әзерләнәбез. Минем өчен иң зур шатлык – укучыларымның уңышын күрү. Моңа үз аталарыннан да күбрәк сөенәм. Аларның үз-үзләренә ышанычлары артуы, физик һәм рухи яктан ныгулары – хезмәтемнең иң зур нәтиҗәсе, – дип уртаклаша Илшат Сәмигуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев