Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кече Чура авылында бер түбә астында булган балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп капиталь төзекләндерелде

Әлеге төзекләндерү «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча башкарылган.

Бүген Кече Чура авылында икесе бер түбә астында булган балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп капиталь төзекләндерелгәннән соң, кабат ишекләрен ачты. Элеккеге бина нык искергән, аскы бүрәнәләре черегән, түбәсе дә начар хәлдә була. Ә бүгенге көндә аңа сокланып карап туймаслык: фасад, коймалар, түбә ишек-тәрәзәләр, җылылык, электр энергиясе, канализация системалары яңартылган, диварлар матурланган, нигезе ныгытылган. 
Авыл җирендә балалар бакчасы, мәктәпләрнең яңартылуы укучылар өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен зур сөенеч. Мәктәпләрдә бала тавышлары тынмаса, яшьләр чит җирләргә чыгып китмәсә, авылның киләчәге бар, димәк, авыл яши. Шуңа да бу җирлектә яшәүчеләр мондый «шәһәрчә » булган бинага куанып бетә алмыйлар.

Наталья Федерова — дүрт бала әнисе, шатлыгы белән уртаклашты.

-Бүгенге көндә сабыйларымның иң кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Зурлары инде укучылар. Бинаны бик матур итеп эшләделәр, заманча җиһазландырылган. Миңа бигрәк тә йокы бүлмәсе һәм телевизор булуы ошады. Балам мондагы матурлыкны күрүгә, әни, мин монда калам, диде. 

Төзекләндерү эшләренә июль аенда гына керешәләр. Кыска гына вакыт эчендә бөтен нәрсә үзгәртеп эшләнелә. Хәзерге көндә балалар бакчасына 6 бала йөри, башлангыч сыйныфта 7 укучы белем ала. 

-Бу үзгәрешләрне озак көтсәк тә, тиз арада гына эшләп куйдылар. Яңа бина тулаем үзгәрде. Кабинет системасы да хәзер башка. Иске мәктәптә спорт заллары, уку бүлмәләре юк иде. Хәзер барысы да заманча: җылы, якты бүлмәләр. Алга таба безгә әти-әниләр белән бергәлектә тырышып эшләргә, балаларга яхшы билгеләренә генә укырга кирәк, — диде Югары Чура урта мәктәбе директоры Эльмира Тукеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk