Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кәчимирдән Салих Шәрипов: Халык фикерен тыңладылар

Быел үзара салым акчалары хисабына урамыбыз юлы кабат төзекләндерелде.

Кәчимир авылындагы Яшел урамына 2014 елда вак таш җәелгән иде. Әмма ягулык станциясе ягыннан төшкән яңгыр сулары аны яраксызга чыгарды. Быел үзара салым акчалары хисабына урамыбыз юлы кабат төзекләндерелде. Районның Фирдәил Шәрипов җитәкчелегендәге “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре шушы көннәрдә авылда зур күләмле эш башкардылар. Грейдерчы, катокчы, шофер егетләр һәм әлеге эшкә үз өлешен керткән хезмәткәрләр урамга су төшмәслек итеп вак таш түшәделәр, халык фикерен дә тыңладылар. Бик күңелебез булды. 
Салих ШӘРИПОВ, Кәчимир 
Фото: “Хезмәт даны”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X