Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда «Кукмара керәшеннәре» җыентыгын тәкъдим итү чарасы узды

Бу басма эченә этнографик язмалар кергән, алар нигезендә Кукмара керәшеннәренең йолаларының үзенчәлекләре күрсәтелгән.

Казан шәһәренең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Кукмара керәшеннәре» җыентыгын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге китап - 2021 елда районыбызда үткән фольклор - этнографик экспедиция эшенең хезмәт җимеше.

Бу басма эченә этнографик язмалар кергән, алар нигезендә Кукмара керәшеннәренең йолаларының үзенчәлекләре күрсәтелгән. Шулай ук бирегә календарь бәйрәмнәре, бүгенге көндә Кукмара районы керәшеннәренең көнкүрешендә сакланып калган музыкаль - шигъри традиция үрнәкләре, экспедиция фотоматериаллары керде.

Экспедиция барышында районның биш авылы: Поршур, Пчеловод, Югары Чура, Танькино һәм Урәсбаш авыллары өйрәнелде. Җыентыкның авторы Лиана Самойлова сүзләренә караганда, Кукмара керәшеннәренең музыкаль сәнгате үзенчәлекле, анда халыкның күңел матурлыгы һәм лирикасы чагыла. Этномузыколог, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров ассызыклаганча, Кукмара районында тикшеренү эшләрен дәвам итәргә кирәк, чөнки районда моның өчен барлык мөмкинлекләр дә,  потенциал да зур. Мәсәлән, балалар сәнгать мәктәбе, иҗади үсеш үзәге һәм мәдәният йортлары бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара алыр иде, диде ул.

Тантаналы чара ямьле концерт номерлары белән үрелеп барды, биредә Кукмарабызның  танылган «Тиндэшләр» һәм «Карендәшләр» иҗат коллективлары да чыгыш ясады.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk