Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казан һәм Чаллыда илкүләм проект буенча 19 «акыллы» светофор урнаштырылачак

Татарстан башкаласында шундый 13 система урнаштырылачак.

Быел Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 19 интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) – «акыллы» светофорлар барлыкка киләчәк. Алар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә кертеләчәк.

ИТС юллардагы «бөкеләр» белән көрәшә, хәрәкәтнең уртача тизлеген арттыра, транспорт агымнарының хәрәкәтен оптимизацияләү исәбенә зыянлы матдәләр чыгуны киметә, дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Казанда беренчеләрдән булып «акыллы» юл чаты Карл Маркс белән Миславский урамнары киселешендә барлыкка киләчәк. Биредә контроллер, камера һәм хәрәкәт көчен исәпләүче алты пункт куелачак. Бу урамнар чатындагы светофорлар юлдагы чынбарлык вәзгыятькә яраклашып эшләячәк. Системаны 1 сентябрьгә кадәр көйләп бетерергә планлаштыралар.

Интеллектуаль системалар Казанның башка юл чаты һәм урамнарында да юл хәрәкәте белән идарә итәргә булышачак. Алар К.Маркс һәм К.Фукс урамнары киселешендә, Островский һәм Суконная урамнары киселешендә, Островский урамындагы 57а йорт янында, Серов урамындагы 12нче йорт янында, Серов урамындагы 2нче йорт («Ярдәм» мәчете) янында, Тукай һәм Кәрим урамнары киселешендә, Качалов һәм Шаляпин урамнары киселешендә, Ударная һәм Сахалин урамнары киселешендә, Пржевальский һәм Лукин урамнары киселешендә, Восстание урамындагы 105нче йорт янында, Вересаев урамындагы 1нче йорт янында һәм Бутлеров урамындагы 56нчы йорт янында урнаштырылачак.

Чаллыда алты «акыллы» светофор пәйда булачак: Яр Чаллы проспекты – «4нче сырхауханә» тукталышы, Гостев урамы – Аэродром урамы, Җиңүгә 40 ел урамы – Вахитов проспекты, Җиңүгә 40 ел урамы – Беляев проспекты, Җиңүгә 40 ел урамы – Автозавод проспекты, Мотор урамы – Ремонт проезды киселешләрендә.

Әлеге юл хәрәкәте белән адаптив идарә итү системасы, транспорт агымы алдагы юл чатларын мөмкин кадәр тоткарланмыйча уза алсын өчен, барлык светофорларны синхронлаштыра. «Акыллы» светофорлар системасын гамәлгә кертү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев