Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казан дәүләт аграр университеты студентлары Лубянда концерт куйды

Әлеге очрашу Халыкара Урманнар көне уңаеннан оештырылды.

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары Лубянга концерт программасы белән килде. Чарада факультет деканы Ренат Гафиятов, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент, ТР фәннәр академиясенең член-корреспонденты, Россиянең атказанган урманчысы, Татарстанның мактаулы урман хуҗалыгы хезмәткәре, урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы укытучысы Харис Мусин да катнашты.

«Лубян халкы белән очрашу Халыкара Урманнар көне уңаеннан оештырылды. Мин үзем тумышым белән Балык Бистәсе районыннан. 1972 елда Лубян урман техникумын тәмамладым. Биредә шулкадәр яратып укыдым, студент вакытлар хәзер дә истә. Лубянның тузаны да, суы да тәмле, һавасы саф, җиле әче булса да, әни баштан сыйпаган шикелле рәхәт, йомшак. Авыл кешесе дә күркәм, яхшы күңелле. Монда укыганда көз көне колхозга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Без, студентлар, ач-ялангач, аякта күн итек, өстә телогрейка. Барып төшәсең авылга, анда аерым йортларга урнаштыралар. Шул чагында хуҗалар, үзләренә дә җитмәгән ризыклары белән бүлешеп, безгә ашаталар иде. Болар барысы да күңелгә кереп калды», - диде Харис Мусин.

Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразиев ике уку йорты арасындагы үзара элемтәнең инде шактый еллар дәвам итүен билгеләп узды.

«Дуслык күпере алга таба тагын да ныгысын иде», - ди ул.

«Без – төрле, әмма без бергә» дигән исем астында узган концерт программасында җыр-биюләр дә, нәфис сүз дә бар иде. Уку йортының «Бергә» төркеме егет-кызларына афәрин диясе генә кала.

Чыгышлардан соң район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев чыгыш ясап, чараны оештыручыларга, студентларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk