Камал театры артистлары Янил авылы зиратында җирләнгән хезмәттәшләрен искә алырга кайттылар
Эльвира һәм Габделфәрт Шәрәфиевлар сәнгать дөньясында тирән эз калдырган якташларыбыз.
Татарстанның халык артисты, күп еллар дәвамында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә төрле рольләр башкарган Габделфәрт Әхәт улы Шәрәфиевка 2017 елның 26 июнендә Янил авылы зиратында кабер ташы куелган иде. 6 ел узганнан соң, аның янәшәсендә тагын бер истәлек ташы пәйда булды: ул артистның хатыны, 2021 елда вафат булган Эльвира ханымның кабере өстенә урнаштырылды.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева — ире кебек үк сәнгать дөньясында кайнаган кеше. Ул Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып хезмәт иткән. Ирле-хатынлы театр сөючеләрне искә алу өчен, Янил авылы татар зиратына Казаннан аларның гаиләсе, бергә эшләгән хезмәттәшләре кайтты. Хәтер көнендә биредә бары тик яхшы сүзләр генә яңгырады. Гомерләрен театрга багышлаган пар турында хезмәттәшләре күңелгә үтеп керерлек истәлекләре белән уртаклашты.
— Гәбделфәрт тә, Эльвира да, чын мәгънәсендә, «чиста» кешеләр иде. Аларның бервакытта да күңелләрендә дә, хәтта сөйләшкәндә дә йөзләрендә усаллык булмады. Күп еллар дәвамында гел дус булып, гөрләп, туганнар кебек яшәдек, — диде Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина.
— Бик ярдәмчел кешеләр иде алар. Дачаларыбыз да янәшә иде, шуңа төзелеш эшләрендә һәрдаим килеп, кулдан килгәнчә булыштылар. Гәбделфәрт вафат булган көнне без аның белән бергә спектакльдә катнаштык. Ә кичен исә кайгылы хәбәр килде. Көтелмәгән хәл булды, — диде Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов.
Эльвира һәм Гәбделфәрт Шәрәфиевларның кызы Гүзәл ханым сүзләренчә, Галиәсгар Камал театры үзенең артистларын беркайчан да онытмый. Алар һәрдаим вафат булган сәнгать осталарын искә алалар һәм каберләрен зиярәт кылырга тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев