Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Каенсар авыл жирлегендә хисап жыелышы булды

Иң элек узган елның март аенда әлеге вазыйфага билгеләнгән Каенсар авыл җирлеге башлыгы Инсаф Исхаков ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде.

Бүген Каенсар авыл жирлегендә район хакимиятенең хисап жыелышы булды. Иң элек узган елның март аенда әлеге вазыйфага билгеләнгән Каенсар авыл җирлеге башлыгы Инсаф Исхаков ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. 

Бүгенге көндә биредәге 126 хуҗалыкта 403 кеше яши, узган ел авылның киләчәгенә өмет биреп, 6 бала дөньяга килгән. Ике кеше вафат булган. Соңгы биш ел эчендә бу авылда үзара салым акчасына 5719500 сумлык эш башкарылган. Җирлек башлыгы бүгенге көндә авылда яңа башлангыч мәктәп төзелеше өчен тиешле документлар һәм фундамент урыны әзерләнүе турында әйтеп үтте. Авылдагы башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы 3 ноябрьгә кадәр үз эшчәнлеген алып барган булса, хәзергесе вакытта мәктәп укучылары Югары Күзмис башлангыч мәктәбендә белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның берничәсе өйдә әби-бабайлары янәшәсендә булса, калганнары Нырья, Янил, Кукмарадагы балалар бакчаларына йөри. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үзенең чыгышында исә узган елгы социаль-икьтисадый күрсәткечләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. 

Каенсарда участок уполномоченные вазыйфасын башкаручы Расыйм Шакиров соңгы ике елда авылда җинаятьләр булмавын билгеләп үтте. Алкоголь кулланучылардан биш кеше профилактик исәптә тора, диде ул.

Хисап җыелышында Вәсилә Шакирҗанова һәм имам Илнат Миннемуллиннарга  җирлекнең җәмәгать эшләрендә актив катнашканнары өчен  район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk