Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ишегалдында концерт: Кукмарада ветераннарны Җиңү көне белән котлыйлар

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннарны концерт номерлары белән куандыралар.

Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү билгесез вакытка күчерелде. Шуңа күрә район Мәдәният йорты хезмәткәрләре агитбригадалар оештырып, ветераннар яши торган йортларның ишегалларында концертлар куя.

Район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәлахетдинов мондый чараларның үз-үзеңне изоляцияләү вакытында халыкта бәйрәм кәефе тудыру һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү йөзеннән үткәрелүен билгеләп үтте.

«Бүген артистларыбыз Ворошилов, Ленин, Мәҗит Гафури урамнарында чыгыш ясап, сугыш чоры, ветераннарның яратып тыңлый торган җырларын башкардылар. Шулай ук районыбызның композиторы Дамир Рафыйков иҗат иткән “Ветераннар” җыры хөрмәтле өлкәннәребезгә бүләк буларак яңгырады. Ә 9 Май көнне сәгать 10да бөтен Кукмара белән “Ишегалды белән җырлыйк” акциясендә катнашачакбыз. Аны Гафиятуллин, Ворошилов, 1 Май урамнарына оештырырга уйлыйбыз», - дип сөйләде район Мәдәният йортының режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

Әлеге чара Газинур Гыйльфанов башкаруында «День Победы» җыры белән тәмамланды, аңа ишегалдында яшәүчеләр дә кушылды. Концерттан соң, «Солдат хаты» акциясе үткәрелде, аның кысаларында әлеге ишегалларында яшәүче ветераннарның почта тартмаларына котлау сүзләре язылган хатлар салынды. Шулай ук аларның хәлен белеп, күчтәнәчләр дә тапшырды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X