Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшь педагоглар өчен Татарстанда яңа грантлар барлыкка килде

Техникум һәм көллият, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өстәмә акча ала башлаячак.

Татарстанда техникум һәм көллият, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре беренче тапкыр ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча ала башлаячак. Шул хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, 1 сентябрьдән мәгариф системасында педагоглар өчен яңа грантлар барлыкка килде», — диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, «Безнең яңа профессионал» гранты көллият һәм техникумнарның 100 яшь укытучысы өчен каралган.

«Урта һөнәри белем бирү системасында барлыгы 200 яшь педагог эшли. Аларның яртысы конкурс нигезендә грантлар алачак», — дип искәртте мәгариф һәм фән министры.

«Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» грантына балалар белән түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 80 педагогик хезмәткәр дәгъва итә алачак, дип өстәде ул.

«Республика җитәкчелеге тарафыннан грант ярдәме аша балалар бакчаларында эшләүче 300 тәрбиячегә җитди булышлык күрсәтеләчәк. Без тәрбиячеләр җитмәвен сизәбез, шуңа күрә яшь белгечләрне җәлеп итү мөһим. Мондый ярдәм чараларының беркайчан да булганы юк иде», — дип белдерде Илсур Һадиуллин.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев