Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Данил Әхмәтгалиев үлгәннән соң “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнде

Данил Мәмәшир авылына кунакка кайткан 11 яшьлек кызчыкны коткара, ә үзе су төбенә китә.

Мәмәшир авылында туып-үскән Данил Әхмәтгалиевны Россия Президенты Владимир Путин  “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале (үлгәннән соң) белән бүләкләде. 17 яшьлек егет узган елның җәендә Нократ елгасында су коенганда бата баручы, Мәмәшир авылына кунакка кайткан 11 яшьлек кызчыкны коткара, ә үзе су төбенә китә. 

Данил 2005 елның 28 февралендә туа. 

- Март башында Нократ Аланы дәвахасеннән кечкенә генә төргәкне – нәни улыбызны өебезгә алып кайтуыбыз бүгенгедәй күз алдында.

Миңа ул вакытта 29 яшь иде, - ди әтисе Илнур. – Данил елак түгел иде, тыныч, тәртипле бала булып үсте. Кечкенә вакытта ук аның холкы икенче төрле иде. Олыларча фикер йөртте, үзен зурларча тотты. Төпле. Тәвәккәл. Лидерлык сәләте зур иде. Энесе белән сеңлесенә яхшы абый була белде. Миңа һәр эшемдә булышты.

Данил йөзәргә балачактан өйрәнә. Иптәшләре белән җәйләрен Бөр елгасына барса, әти-әнисе белән даими Нократ Аланындагы бассейнга йөри. 

- Данилне югалткан көнне, өйдә эш бар дип, эштән бер сәгать алдан кайтып киттем. Капка төбенә туктауга, хатыным Людмила кечкенә улыбыз белән йөгереп чыкты. “Данил су коенырга киткән иде, нәрсәдер булган анда”, - диюгә, Бөр елгасына йөри торган урыннарына ашыктым, - дип, фаҗига булган көнне тагын бер кат күңеле аша үткәрде Илнур. – Яр буеннан  әкрен генә өч кыз кайтып килә иде. Тыныч икәннәрен күреп, димәк, бернәрсә дә юк, бар да әйбәт дип уйладым. Данил турында сорагач, башта эндәшмәделәр, аннары берсе: “Ул Нократта булган, суга баткан дип сөйләделәр”, -  диде дә елый башлады. Машинама утырып, бик зур тизлектә Нократка барып җиткәнемне бик аз хәтерлим. Шимбә көн, эсселек, яр тулы халык иде инде. Улым гомерен алган Нократ елгасына бик сирәк керә иде. Ә ул анда мәңгелеккә киткән икән. 

17 яшьлек геройның гәүдәсен елгадан ике көн дәвамында эзлиләр.

- Рәхмәт авылдашларга, - дип сүзен дәвам итә Илнур. – Таң беленеп, мин килеп җиткәнче, инде алар шунда иде. Авылдан биш көймә һәм Иске Бурец авылыннан Максим дигән балыкчы белән эзләдек. Ул ике көнсез улыгызның гәүдәсе калыкмас әле, дигән иде, нәкъ шулай булды да. Инде соңгы чиккә җиткәч, халык ырымы буенча улымның баткан урынына түгәрәк ипи алып кереп салдым. Ипи кайда бата, гәүдә шунда калка, диделәр. Агымсуда әкрен генә  йөзеп барган ипи артыннан мин дә көймәдә  киттем.  Авылдашлар елганың башка якларына  көймәдә таралышты. Ике чакрымнан артык йөзеп төшкәч, ипи югалды. Икенче бер эзләүчегә ипине югалттым, дидем. Күпмедер вакыттан соң әлеге авылдашым әнә ипи 100 метр алданрак йөзә бит, диде. Рациядән ипи табылды, дигәнне Данил дип аңлаганнар да, тиз арада биш көймәче бер урынга җыелдык. Инде тагын кайсыбыз кайсы якка таралышыйк дип уйлаганда, шул вакыт якында гына улымның гәүдәсе калкып чыкты. Аны гомерлеккә югалтканыбызга ике көн һәм ике сәгать вакыт үткән иде. 

Әнисе Людмиланың күңел түрендә Данилне тапканчы улыбыз бәлки исәндер, берәр кайда яр буендадыр, юлны таба  алмый йөридер, дигән өмет  яши әле. Әмма исән булса, ул инде кайтырга тиеш иде, ди Илнур. 

Данил тугызынчы сыйныфтан соң Казандагы көллияткә укырга керә. Беренче курсны тәмамлап, җәйге каникулга кайткан чагы була аның. Су коенганда агымсу алып киткән кызның кычкырган тавышын ишетеп ярдәмгә ташлана. Башкалар килеп җиткәнче, кызчыкны тотып тора, ә үзе көче калмаганлыктан, бик кызганыч, чоңгылдан чыга алмый. 

“Ярдәмгә ташланып, Данил батырлык турында уйламагандыр. Ләкин ул үз тормышы бәрабәренә башка кешенең гомерен саклап кала, димәк, Герой кебек һәлак була”, - дип әйтелә “Ялкынлы йөрәк” социаль-мәдәни инициативалар фонды сайтында. Нәкъ менә шушы фонд җәй көне Данилнең әти-әнисенә “Зыян күрүчеләргә ярдәм иткәндә күрсәткән батырлыгы, ныклыгы һәм батырлыгы өчен” дигән күкрәк билгесе тапшыра.  

Әйе, Данил – Герой. Әнисе Людмила әйтүенчә, ул һәрвакыт ярдәм кирәк чакта булышырга ашыккан. Бик игелекле, мәрхәмәтле булган. 17 яшьлек Герой якыннарының, дусларының күңелендә сагыш катыш  әнә шундый матур үрнәк, өлге булып сакланыр.

Равия Каримуллина, район башлыгы киңәшчесе: 

Россия Федерациясе законы буенча әлеге медаль - дәүләт бүләге. Данилне бүләкләү турында район башлыгының юлламасы Татарстан Рәисе  администрациясенә быел җәй көне җибәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзасы белән документлар Россия Президентына юлланды. Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен сишәмбе көнне Данил Әхмәтгалиев Владимир Путин указы нигезендә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев