Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ядегәр авыл җирлегендә «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән чара узды

Кайнар нокталарда хезмәт итеп, безнең арадан киткән егетләрне искә алып, Камил Бикбаев инициативасы һәм балалар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә велойөреш оештырылды.

Ядегәр авыл җирлегендә 11 сентябрь көнне «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән бик күркәм чара узды. Бу хакта Ядегәр авылыннан Зиннур Исхаков хәбәр итте.

Кайнар нокталарда хезмәт итеп, безнең арадан киткән егетләрне искә алып, Камил Бикбаев инициативасы һәм балалар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә велойөреш оештырылды. Бер ел элек салынган һәйкәл янында җыелып, Камил балаларга велойөрешнең маршрутын аңлатты. Анда Ядегәр җирлегенә кергән авыл имамнары, җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин, мәктәп директоры Рәмис Нуриев һәм физкультура укытучысы Фаил Хәмзиннар катнашты. 

Велойөрешнең маршруты буенча, тротуардан икешәр-икешәр тезелеп, Ядегәр зиратына кузгалып киттеләр. Алар мемориал такта янына чәчәкләр салдылар. Кайнар нокталарда хезмәт иткәндә яки алган яралардан кайткач һәлак булган авылдашларның каберләрен балаларга күрсәтеп, Камил һәрберсе турында җентекләп сөйләде. Велойөрешне дәвам итеп, Югары һәм Түбән Шәмәрдән зиратларында булдылар. Чарада катнашкан 34 балага да ахырдан грамоталар тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk