Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Полиция хезмәткәрләре ут баганаларына зыян салучыларны эзли

Полиция хезмәткәрләре вакыйга булган урынга килгәч, явыз ниятле кешеләрнең бер ут баганасын җиргә аударганын, ә икенче багананың диодлы плафонын салдырганын ачыклыйлар.

Полиция хезмәткәрләре автомәктәпнең автодром территориясендәге ут баганаларына зыян салучыларны эзли. Әлеге факт турындагы хәбәрне полициягә 7 июнь көне 19.40 сәгатьтә җиткерәләр. Полиция хезмәткәрләре вакыйга булган урынга килгәч, явыз ниятле кешеләрнең бер ут баганасын җиргә аударганын, ә икенче багананың диодлы плафонын салдырганын ачыклыйлар. Китерелгән зыян суммасы билгеләнгәннән соң, җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

Полиция хезмәткәрләре шәһәр халкын игътибарлы булырга, мондый хәлләргә юлыккан вакытта тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X