Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Манзарас укучылары журналист “кухня”сы белән таныштылар

Балалар район газетасы редакциясендә кунакта булдылар

Манзарас урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары Кукмара район газетасы редакциясе хезмәткәрләре янында кунакта булдылар. Экскурсияне хезмәткәр Алсу Гатауллина үткәрде. Ул укучыларны редакция, типография коллективлары, газетаны басмага әзерләүнең барышы белән таныштырды. Балалар журналистларның ничек итеп язмалар әзерләве, аларны биткә салу, корректорның эше нидән гыйбарәт булуы белән кызыксындылар. Гомумән, бу көнне алар үзләре өчен яңа һәм кызыклы ачышлар ясадылар. Мәсәлән, газетаның беренче саны кайчан чыкканын, газета төпләнмәләренең, штаттан тыш хәбәрчеләр хатларының кайда сакланганнарын белделәр. 

- Редакция хезмәткәрләренә яшь кунакларны кабул итү күңелле булды. Кунакчыллык – безнең төп традиция. Бәлки, журналист “кухня”сы белән танышу укучыларның һәм редакция коллективының дуслыгына нигез салыр, - диде хезмәткәр Алсу Гатауллина.

фото: Эльвира Миннәхмәтова, Хезмәт даны
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk