Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тырыш авылында төзелгән яңа ФАП кунаклар кабул итте

Әлеге объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сафка баскан.

Тырыш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты бүген бер төркем кунакларны кабул итте. Алар арасында район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәзинә Гәрәева, «Вахитов» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Сәрдекбаш җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиевлар бар иде. 

Әлеге объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сафка баскан. 

Яңа ФАПта халыкны кабул итү, диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр, вакцинация, электрокардиография һәм башка мөһим диагностик процедуралар үткәрү, шулай ук беренчел кабул итү, консультацияләр һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, заманча җиһазлар, медицина кирәк-яраклары кайтарылган. 

Тырыш авылындагы ФАПта әле яңа гына медицина көллиятен тәмамлап кайткан Алсинә Галиәхмәтова эшли. Ярдәмчесе – Эльмира Вәлиева. Кызлар Тырыш авылы халкына – 200 кешегә хезмәт күрсәтәләр. Шуларның 45е – балалар, 3се – бер яшькә кадәргеләр. 

Алсинә Галиәхмәтовага кадәр ФАПта фельдшер булып Наил Фәйзрахманов эшләгән.
 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев