Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дусай авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Ул җирлекнең һәм районның 2023 елда башкарылган эшләренә һәм алда торган бурычларга багышланган иде.

Дусай авылы мәдәният йортында җирлекнең һәм районның 2023 елда башкарылган эшләренә һәм алда торган бурычларга багышланган хисап җыелышы үтте. 

Җыелышта беренче булып җирлек башлыгы Фирая Гарифуллина сүз алды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, дүрт авылдагы 216 хуҗалыкта 449 кеше яши икән. Узган ел 3 сабый туса, 5 кешене соңгы юлга озатканнар. 4 пар үз тормышларын корып җибәргән. Җирлектә 17 яшькә кадәрге 56 кеше исәпләнә. 

Дусай авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Данил Хадиев крестьян —фермер хуҗалыгында 17, кече бизнес белән шөгыльләнүче Мөнип Хадиев фермер хуҗалыгында 4 кеше хезмәт куя. Беренче Май авылында озак еллар эшләп килгән Лилия Шакированың фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген туктаткан. 

Узган ел федераль программа нигезендә Ятмас Дусай авылындагы мәдәният йортына газ кертелгән, бина су челтәренә тоташтырылган. Быел федераль программа буенча авылда фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлаячак. Шулай ук модульле почта бүлекчәсе булдыру да планлаштырыла. 

Үзара салым буенча барлыгы 456 мең 500 сум акча тупланган. Хөкүмәт ярдәме белән ул 2 миллион 315 мең сум булып тулыланган. 

Әлеге суммалар Дусайда һәм Шепшеңәрдә мемориаль такта ясауга, Дусай зиратына баручы юлны төзекләндерүгә, Шепшеңәрдәге Лесная урамының 85 метр җиренә таш салуга, шлагбаумга, чишмә төзекләндерүгә, зират киртәсенә койма такталары алуга һәм җирлектәге авыл урамнарын кардан чистартуга тотылган. 

Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә 10 укучы белем ала, ике бала өйдә торып укый. Нырты урта мәктәбенә 19 бала йөреп укый. 

Мәдәният йорты һәм авыл халкы ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга маскит челтәрләре һәм гуманитар ярдәм күрсәтү буенча да эш бара. Җыелышта катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары Рәмис Сөләймановны да бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Фирая Гарифуллина киләчәктә җирлектә планлаштырылган эшләргә дә тукталды. Алда әйтеп үткән ФАП һәм модульле почта бүлекчәсе төзүдән тыш, Ятмас Дусайдагы мәдәният йортына ремонт ясау, янгын сүндерү бүлекчәсенә, Ямбулат Пустышь, беренче Май авылларына газ кертү, авыл эчендәге юлларны, чишмәләрне төзекләндерү бурыч булып тора. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында исә халыктан килгән сорауларга җаваплар бирде, районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары җитәкчесе Эльвира Закированың бүгенге көндә халыкны алдалауның киң таралган юлы — мошенниклык турындагы чыгышын да халык бик кызыксынып тыңлады. Ул бик мисаллар белән тәфсилләп сөйләп авыл халкын бик тә игьтибарлы булырга чакырды.

Дусай авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Җыен ахырында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев