Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бүген район Советында коррупциягә каршы көрәш комиссиянең чираттагы утырышы узды

Җирлекләрдәге буш торучы һәм авария хәлендә булган йортларны кичекмәстән исәпкә алу кирәклеген ассызыкланды.

Утырышта иң беренче сорау булып муниципаль транспортны нәтиҗәле куллану, авыл җирлекләрендә кулланылмый торган, буш, авария хәлендәге биналарны, аларның хуҗаларын ачыклау, кирәк булмаганнарын сүтү эшләрен җайга салу мәсьәләләре каралды. Бу турыда районның  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасының баш белгече Эльвира Насыйбуллина үз чыгышында әйтеп узды. 

- Без муниципаль исәптә булган автомобильләрне һәм техникаларны башка структураларга тапшырганда бу эшкә каршы килә алмыйбыз. Ә инде алар запас частьлар юк, ватык, дигән яки башка сылтау белән тик торалар икән, бу инде үз вазыйфаңа, үз хезмәтеңә салкын карау дип бәяләнә, - дип, үз фикерен дә җиткерде район башлыгы Сергей Димитриев.

Ул шулай ук җирлекләрдәге буш торучы һәм авария хәлендә булган йортларны кичекмәстән исәпкә алу кирәклеген ассызыклады. 
Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфаи таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча район бердәм комиссиясе рәисе Резеда Гаянова әйтеп үткәнчә, быелның 9 аенда үткәрелгән 6 комиссия утырышында 16 сорау каралган.

- Быелның июлендә муниципаль хезмәткәрләрнең 2022 ел һәм аннан алдагы ике ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышында каралды. 8 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды, - диде ул. 
Аның фикерен дәвам итеп, район Советының хокук һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Ирина Ходова муниципаль хезмәт турында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында мәгълүматларны үзвакытында һәм ышанычлы итеп тапшыру кирәклегенә тукталды. 

Район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече  Фәридә Зиатдинова тарафыннан быелның 9 аена район Башкарма комитетының 506нчы номерлы карары белән расланган 27 административ регламентка (шуның 19ы муниципаль (дәүләт) хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә) муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча хисап ясалды. Шулай ук  шәһәребездә күпкатлы йортларның беренче катларында коммерция объектларын ачуга рөхсәт ничек бирелүе, төзелә торган объектларның архитектура кыяфәте туры килергә тиешлеге, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары белән таныштырды. “Бүгенге көндә электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү 39 процентны тәшкил итә”, - диде ул.

 Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин дәваханәдә коррупцияне профилактикалау, югары технологияле җиһазларны рациональ куллану һәм түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү буенча чаралар оештыру турында сөйләде. 

- Дәваханәдә коррупция фактлары турында ишетеп торсак та, беркемнең дә ачыктан-ачык бу турыда хәбәр итәсе килми. Пациент, табибларга акча биреп, үзен яхшырак кабул итәр дип өметләнә, - ди Сергей Димитриев. – Табиб карарга, дөрес итеп нәтиҗәсен язарга тиеш. Дөрес булмаган очракта прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була. Бүгенге утырышта  авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, җитәкчеләр бар. Без монда утырыш үткәрелде дип хисап бирү өчен генә җыелмадык. Үз хезмәттәшләрегез, авылдашларыгыз арасында аңлату эшләре алып барыгыз.

Бу бит коммерцияле дәваханә түгел. Дөрес, түләүле хезмәтләр дә бар. Әмма дәүләт тарафыннан куелган бушлай һәм түләүле хезмәтләр, диспансеризация югары дәрәҗәдә, тиешле таләпләр буенча оештырылырга тиеш. Поликлиникага куелган “Ышаныч тартмасы”на да гадел булмаган табиблар турында бер хат та салынмый. Хәтта авторның исем-фамилиясе язылмаганы да юк. Курыкмаска, күрсәтергә кирәк. Дәваханәдә тәртип булырга, без бу эшне тамырдан корытырга тиеш.

Утырышта соңгы сүз эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиевка бирелде. Ул дөньядагы бүгенге хәлләр уңаеннан уяулыкны көчәйтү таләп ителә дип ассызыклады. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев