Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ядегәр авылында яшәүче Нурсәйдә Гайфетдиновага бүген 90 яшь тулды

Нурсәйдә Гайфетдинова 30 яшендә тол кала.

Бүген Ядегәр авылында яшәүче Гайфетдинова Нурсәйдә Хөсәен кызына 90 яшь тулды. 

Нурсәйдә апа тормыш иптәшен бик яшьли – 30 яшендә үк югалта. Бу вакытта кулында берсеннән-берсе  кечкенә 3 бала кала. Иң олы кызы Миңнурга да 6 яшь кенә була әле. Алты дистәдән артык ел үтсә дә, шул вакытларны исенә төшергәндә   әле  дә күз яшьләрен тыя алмый юбиляр. Чөнки ике кызын, бер улын ялгызы аякка бастыруы бер дә җиңелләрдән булмагандыр, авырлыклар күңел түренә гомерлеккә язылгандыр. 
Нурсәйдә апа озак еллар “Восток” хуҗалыгында хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә улы һәм килене, оныгы һәм аның тормыш иптәше, оныклары янәшәсендә тыныч кына гомер итә. 
 Юбилярны бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау бүлеге белгече Әлфия Петрова, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннар котлап, аңа район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев