Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бүген Балыклы авылында яшәүче Сания Мәликова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Тормыш иптәше Фәйзелхак Мәликов белән 4 кыз, 3 ул үстерәләр.

Бүген Балыклы авылында яшәүче Мәликова Сания Шәрәфетдин кызы үзенең балалары, якыннары янәшәсендә 95 яшьлек күркәм юбилеен каршылады. 

Сания апа 13 яшьтән хезмәт юлын башлый. Нәкъ 1941 елны, Бөек Ватан сугышы башланган елны, аны авылда почта хезмәткәре итеп билгелиләр. Биш ел дәвамында башкара ул әлеге авыр эшне. Гаиләләргә сугыш кырларыннан кайгылы хәбәрләрне алып килү, тол калган хатын-кызларның, улларын югалткан әниләрнең ачы күз яшьләрен күрү яп-яшь кызчык өчен бик авыр сынау була. Көндез почта таратса, кичләрен ындыр табакларында, басуда эшли. Фәйзелхак абый белән тәртипле 4 кыз, 3 ул үстерәләр. 

Хезмәт юлының шактый елларын авылда сөт җыючы булып эшли Сания апа. Инде күркәм яшьтә булса да, әле хәзер дә авыл хуҗалыгы тармагы белән кызыксына, табигать көйсезләнгән чорларда туган ягы “Урал” күмәк хуҗалыгының күрсәткечләре, киләчәге өчен чын күңеленнән борчыла. 

 Юбилярны бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, “Урал” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, социаль яклау бүлеге белгече Әлфия Петрова, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, Олыяз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Нургали Тимергалиевлар ихластан котладылар һәм истәлек бүлкләре тапшырдылар. 

Сания Мәликовага шулай ук фидакарь хезмәте өчен Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев