Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар мәдәният йортында Юрий Гагаринны искә алдылар

Беренче космонавтка багышланган күргәзмә оештырылды, тәрбия сәгатьләре узды, истәлекләр барланды.

Байлангар мәдәният йортында 12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан, беренче очучы-космонавт, «Восток-1» кораблендә галәмгә күтәрелеп, җир шары тирәли әйләнеп чыккан Юрий Гагаринга багышланган күргәзмә оештырылды, башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

Байлангар авылы халкы һәм аның кешеләре турында бик күп мәгълүматлар җыеп, туплап баручы Хезмәт ветераны Рафаэль ага Ярмиев, беренче космонавт белән шәхсән таныш булган, бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә гомер кичерүче авылдашыбыз, Төньяк хәрби диңгез флотының 769нчы хәрби һава көчләре авиаполкында Юрий Гагарин белән бергә хезмәт иткән Мәкъсүт Насыйбуллин турындагы документаль материаллар, аның истәлекләренә нигезләнеп космонавтның тормышы белән таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X