Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Байлангар урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Габделнур Шәмсетдинов: Тормышымда үрнәк алырлык остазлар күп булды

Мөгаллим 38 ел гомерен Байлангар мәктәбендә балаларга татар, рус телләре һәм әдәбиятларыннан белем, тәрбия бирүгә багышлаган

Сүзем Байлангар урта мәктәбендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Габделнур Шәмсетдинов турында. Мөгаллим 38 ел гомерен Байлангар мәктәбендә балаларга татар, рус телләре һәм әдәбиятларыннан белем, тәрбия бирүгә багышлаган. Аның кебек кешеләр турында хезмәтеннән тәм һәм ямь табып яши, диләр. 

Габделнур Мулланур улы чыгышы белән Саба районы Мәртен авылыннан. Ул Казан педагогия институтының тарих филологиясе факультетында белем алган. Студент елларында Байлангар урта мәктәбендә практика узган, ә югары уку йортын тәмамлагач, бирегә эшкә билгеләнгән. Ничә еллар Байлангарда яшәү дәверендә ул авылның үз кешесенә әверелгән.

— Икетуган абыем Хәтмулла Вәкъказов Байлангарда мәктәп директоры булып торды, тормыш иптәше Бәрия апа да татар теле һәм әдәбияты укытты. Без һәрвакыт аралашып яшәдек. Һөнәр сайлаганда аларның тәэсире булгандыр. Шулай ук Сабада сыйныф җитәкчебез Кифая Исмәгыйлева да бөтен кешене үзенә карата алырлык бик оста укытучы иде. Шуңа күрә тормышымда үрнәк алырлык остазлар күп булды, — диде ул. 

Яшь укытучы Татарстанның атказанган, олпат укытучысы Хәтмулла Гәрәй улының нык терәге, мәктәп коллективының дустанә мөнәсәбәте белән эшкә керешеп киткәнен сизми дә кала. 

— Ул вакытта мәктәптә балалар күп, укучылар саны 241гә җиткән еллар да булды. Беренче елны ук мине 26 укучылы сыйныфка җитәкче итеп билгеләделәр. Хәзерге вакытта исә мәктәптә 65 бала белем ала, — диде мөхтәрәм укытучы. — Элек тә, хәзер дә укуга төрле мөнәсәбәттәге балалар булды. Аларда сөйләм телен дә үстерәсе килә, грамматика да кирәк. Әмма хәзерге заман балаларына бераз тырышлык җитеп бетми. Югыйсә, бүгенге көндә белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган, заманча технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. 

Габделнур Шәмсетдинов һәр укучыга шәхси якын килеп эшли белә, аның укучылары төрле олимпиада, конкурсларда катнашалар, югары үрләр яулыйлар. Быел җиде укучы татар теленнән Төп дәүләт имтиханы тапшырачак икән. 
Мөгаллим укучыларга белем бирү белән беррәттән, хезмәт юлының 27 елын директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасына багышлаган. «Без бирегә килгәндә, Рафилә Баһавиева директор урынбасары булып эшли иде. Ул безне дә әлеге хезмәтнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтте. Аллага шөкер, коллективыбыз һәрвакыт дус-тату, ярдәмчел булды», — диде ул. Бүгенге көндә Байлангар урта мәктәбендә 16 педагог бер йодрык булып хезмәт куя. 

Габделнур абыйның тормыш иптәше Гөлсинә апа шулай ук Мәртен авылыннан икән. Аларның гаилә корганнарына 36 ел булган. Гөлсинә ханым башта балалар бакчасында, аннары мәктәптә сәркатип булып хезмәт куйган. Бергәләп ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә аларның уңышларына һәм ике оныкка сөенеп гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев