Нырьяда удмуртларның борынгы көйләре “Чакара” Бөтенроссия фольклор фестивале уза
Бәйрәм программасы Башкортстан Республикасының “Ми кизим” (чәчү) удмурт композициясе белән башланды.
Бүген Нырья авылында удмуртларның борынгы көйләре “Чакара” Бөтенроссия фольклор фестивале уза. Удмуртиядә Кама аръягы удмуртларының милли үзәге инициативасы белән барлыкка килгән фестивальнең тарихы 2015 елдан башланды һәм аны үткәрү ел саен бер төбәктән икенчесенә күчә.
Фестиваль эстафетасын беренче булып Башкортстан, 2016 елда Пермь крае кабул итте. Безнең районда, Кукмараның үзендә 2018 елда “Чакара” үткән иде инде һәм менә быел район янә кунаклар кабул итте.
Быел 13 регионнан 80 коллектив килергә теләк белдергән. Күрше-тирә республикалардан тыш Пермь крае, Свердлау һәм Төмән өлкәләре, Санкт-Петербург каласыннан да иҗади коллективлар килгән иде.
Бәйрәм программасы Башкортстан Республикасының “Ми кизим” (чәчү) удмурт композициясе белән башланды. Фестивальнең ачылу тантанасында сәхнәгә күтәрелгән кунаклар – Кукмара район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Удмуртия Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе, Удмуртия Республикасының Халыклары дуслыгы йорты директоры Юлия Шахтина,. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмәт чаралары комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева, Башкортстан Республикасы удмуртлары оешмасы рәисе Людвиг Латыйпов, “Кама аръягы удмуртларының милли үзәге” Удмурт Республикасы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флера Чибышевалар һәркемне ихлас сәламләделәр.
-Районыбыз күпмилләтле һәм без дус-тату яшибез, диде Резеда Нурисламовна.- Күпмилләтле коллективлар катнашка “Кукмара итекләре” фестивале белән башланып киткән елыбыз кунакларга бай. Әле кайчан гына мари дусларыбызның “Семык” бәйрәмен үткәргән идек, аннан соң Сабан туйлары узды. Кичә Питрауны бәйрәм иттек, бүген “Чакара, тиздән “Бал спасы”, “Алма спасы” килеп җитәр. Менә шулай дус яшәгәндә безнең илебез дә, тормышыбыз да какшамас, нык булыр.
Бәйрәм төрле матур төсләргә, берсеннән-берсе зәвыклы, күзне алалмас милли костюмнарга киенгән үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән кичкә кадәр дәвам итәчәк.
Ә ерак араларны якын итеп килгән кунаклар фестивальне оештырудан, Кукмараның чисталыгыннан, эшкәртелгән басу-кырлардан, гомумән, район тормышыннан бик соклануларын, канәгать булып китәчәкләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев