Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан контракт буенча хезмәт итүче хәрби: «Әни, син минем белән горурланачаксың әле!»

Райондашыбыз Гөлфирә ханым Шаһабиеваның улы Ренат бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында килешү буенча хезмәт уза. Ул — штурмлау ротасы фельдшеры. Март аенда махсус хәрби операция зонасында яраланган иптәшен алып чыккан вакытта хәрбинең үзенә дә ядрә кыйпылчыгы тия. Ренатның үпкәсенә зыян килә, кабыргалары арасына ядрә кыйпылчыклары эләгә. Госпитальдә берникадәр вакыт дәваланганнан соң, ул кабат иптәшләренә кушыла.

Ренат балачактан табиб булырга хыяллана. 9 сыйныфтан соң укуын әлеге юнәлештә дәвам итәргә теләсә дә, гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган әнисе, катлаулы һәм җаваплы һөнәр дип, улының теләгенә каршы төшә. Тик менә үҗәт, тырыш, батыр йөрәкле, максатчан егет андый кыенлыклардан гына курка димени?! Мәктәптәге чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулына аттестат алгач, ул Түбән Кама медицина көллиятенең фельдшерлык факультетына укырга керә. Бер елдан Казандагы медицина көллиятенә күчә.

«Көллияттә бик тырышып, күңелен биреп укыды. Киләчәктә кешеләргә медицина ярдәме күрсәтә алачагына сөенеп, канатланып, өйгә кайта иде. Иң элек Казанның Владимир Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия дәваханәсендә, аннары республика клиник онкология диспансерында, алга таба Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов ачкан хосписта фельдшер булып эшләде. 20 елга якын вакыт эчендә хезмәтен яратып башкарды, алдынгылар рәтендә булды, хәтта үзен берничә тапкыр телевидениедән дә күрсәттеләр», — дип сөйләде хәрби турында әнисе Гөлфирә ханым. 

Якташыбыз узган елның көзендә Казаннан авыру әтисе янына авылга кайта, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә эшкә керергә ниятли. 

«Телефоннан сөйләшкән саен Ренат: „Медицина тикшерүләре узып йөрим әле, аннары квалификация өчен дә укыйсы булачак“, — дип әйтә иде. Гыйнвар башында әтисе вафат булды. Февральдә инде бер елга килешү төзеп, улым махсус хәрби операция зонасына китеп барды. Әлбәттә, бу хәбәрне бик авыр кабул иттем. Ренатымның: „Әни, ул кадәр кайгырма инде, башкалар да бара бит. Син минем белән горурланачаксың әле“, — дигән сүзләре бүгенгедәй колакта чыңлап тора. Илнең тынычлыгы өчен көрәшүче баһадир улым белән ничек горурланмыйм ди инде?! Ул — безнең өчен Герой», — ди әнисе.

Райондашыбыз штурмлау ротасында фельдшер булып хезмәт итә. Март аенда махсус хәрби операция зонасында яраланган иптәшен алып чыккан вакытта хәрбинең үзенә дә ядрә кыйпылчыгы тия. Гөлфирә ханымның сүзләренә караганда, Ренатның үпкәсенә зыян килә, кабыргалары арасына ядрә кыйпылчыклары эләгә. Госпитальдә берникадәр вакыт дәваланганнан соң, ул кабат иптәшләренә кушыла.

«Операция ясамадылар, шуның өчен күкрәгендәге кыйпылчыклар белән йөри инде хәзер. Махсус киемнән бит алар, өстәвенә медицина сумкасы да бар. Җиңел түгел инде, аңлыйм, кыйпылчыклар да үзен сиздерәдер, әмма миңа зарланып, бер сүз дә әйтми. Хәтта баламның кайсы госпитальдә дәваланганын да белә алмадым. Яралануы турында әлеге яңалыкка тулысынча әзерләп бетергәч кенә әйтте. Ренатның төп вазыйфаларының берсе — җәрәхәт алган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, аларны эвакуацион пунктка алып чыгу һәм шуннан кайсын госпитальгә җибәрү, кайсын блиндажга алып кайту. Бик авыр һөнәр сайлады шул. Әмма кешеләргә ярдәм итү — савап. Ул үлемнән алып калган, булышкан хәрбиләрнең рәхмәте үзенә әйләнеп кайтсын, бәла-казалардан сакласын», — ди әңгәмәдәшем. 

Апрель аенда хәрби бурыч үтәгәндә безнең егетләр каршы якны чолганышка ала һәм аларның шактый гына солдатын тоткынлыкка төшерә. 22 хәрби, шул исәптән Ренатка да 9 Май бәйрәме алдыннан «Батырлык өчен» медале тапшырыла. 

«Хәзерге вакытта алар кабат беренче сызыкта. Өч атналап инде хәбәргә чыкканы юк. Элегрәк таныш түгел номер булса, мошенникларга эләгә күрмим дип, телефон трубкасын бөтенләй алмый идем, хәзер йоклаганда да кулдан төшермим, улымнан яхшы хәбәр көтәм. Әле шушы арада бер егет шалтыратты да: „Мине Ренат басудан алып чыкты. Хәзер госпитальдә дәваланам“, — диде. Балам исән икән дип, сөенеп куйдым. Үзенең дә тавышын ишетергә насыйп булсын», — ди әнисе.

Гөлфирә ханым бүгенге көндә Казандагы поликлиникаларның берсендә хезмәт куя. Кызы Гөлфинә гаиләсе белән — Кукмарада, төпчеге Расим Яр Чаллы шәһәрендә яши. Ренатның әлегә гаиләсе юк. 

«Кызымның ире дә махсус хәрби операция зонасында. Ул өлешчә мобилизация башлангач та китте. Хәрби бурыч үтәгәндә контузияләнде, хәзер комиссия үтеп йөри. Аның өчен дә бик борчылам. Исән-сау гына булсыннар, хәсрәтләрен күрергә язмасын», — ди ул.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев