Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аман-Ошторма авылында яшәүче Фәймә Корбанова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Ул бүген матур юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.

Аман-Ошторма авылында яшәүче Корбанова Фәймә Хәсән кызының өе бүген гөрләп торды. Ул бүген матур юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. 

-Сабыр безнен әни, - диләр балалары, килене. Шулайдыр, килешәбез, күренеп тора...

Күз тимәсен, мөлаемлек бөркелеп торган Фәймә ападан.   Аның ирен читләре генә түгел,  күзләре дә, күңеле дә елмая. Аңа хәттә үз яшен биреп тә булмый. 

72 яшенә кадәр бик тә игелекле хезмәттә була  ул:  иң элек авылның башлангыч мәктәбендә, аннары хуҗалык ашханәсендә пешекче булып эшли. Озак еллар бергә гомер иткән, кызганычка каршы, бүгенге көндә инде мәрхүм булган тормыш иптәше Зиннур абый белән уңган-булган балалар үстерәләр.

Фәймә апаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, "Әсәнбаш-Агро" оешмасы җитәкчесе Рафис Багаутдиновлар килде. Аңа Кукмара  районы башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев