Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Алиментны вакытында түләмәүчеләргә нәрсә яный?

Бүгенге көндә 401 алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән аяусыз көрәш бара

Үз балаларын тәрбияләүдән баш тартып, качып йөрүче әти-әниләрне эзләтү – суд приставлары хезмәтенең бер өлеше. Гәрчә, алимент эшләренең күләме барлык эшләрнең 3 процентыннан кимрәк булса да, бу юнәлештә эшләү безнең төп бурыч булып тора. 2019 ел башында шундый 490 алимент түләтү эше бар иде, шуларның 89ы үтәтелеп бетерелде. Бүгенге көндә 401 алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән аяусыз көрәш бара. Шундыйларның 103сенең машинада йөрү хокуклары чикләнелде, 241енең чит илгә чыгу мөмкинлеге вакытлыча туктатылды. 6 транспорт чарасына, күп кенә мал-мөлкәткә һәм банк счетларына арест салынды. 22 алимент түләмәүче административ җаваплылыкка тартылды, 7сенә җинаять эше кузгатылды. Мәсәлән, берәү озак кына алимент түләүдән  качып йөргән иде, ниһаять, 31 май көнне җинаять җавабына тартылды.

Мондый эзләтүләр, чикләүләр һәм чара күрүләр ваемсыз ата-аналарга карата суд приставлары тарафыннан даими башкарылып торыла.

Элеккеге хатыныгыз яки ирегез белән нинди мөнәсәбәттә булсагыз да, бала хакын онытмагыз. Аның изгелеген һәрберебез белеп яшәсәк иде.

Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы хезмәткәре Айгөл ТАҖЕТДИНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk