Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2024 елда яңа закон буенча кемнәрнең пенсиясе артачак?

Киләсе елда бюджетта пенсияләрне арттыру өчен өстәмә рәвештә 234 миллиард сумга якын акча каралган.

Дәүләт Думасы тарафыннан өч укылышта хупланган эшләмәүче пенсионерлар өчен уртача пенсияне арттыру турындагы закон проекты 32 миллион россияленең пенсия күләмен үзгәртәчәк, дип белдерде Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге закон нигезендә, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең уртача күләме 1 572 сумга артачак. Шул рәвешле, әлеге пенсиянең уртача күләме 22 605 сум тәшкил итәчәк. Картлык буенча пенсия күләме дә, 1 631 сумга артып, 23 449 сумга җитәчәк.

Тулаем алганда, 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсия түләүләре 7,5 процентка арта.
Киләсе елда бюджетта пенсияләрне арттыру өчен өстәмә рәвештә 234 миллиард сумга якын акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk