Җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Иртәгә, 26 февральдә, Кукмара районы территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.
«Төнлә һәм көндез буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк, көндез һәм кич белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр көчле җил, бозлавык булачак», - диелә хәбәрдә.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -14 -18 градуслар арасында урнашачак. Көндез -6 -10 градус булыр дип фаразлана.
Юлларда бозлавык.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев