Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын сигнализациясе уттан саклый

Шушы көннәрдә иртәнге сәгать җиде тулып киткәч, Байлангар авылындагы "НАМУС Плюс" кибетендә янгын чыга. Бу вакытта кибет әле ябык була. Кибет хуҗасы янгын сигнализациясен үзвакытында урнаштырган һәм бу система һәрчак төзек хәлдә тотылган. Сигнал бер сатучының өенә килерлек итеп көйләнгән була. Сигналны ишетүгә, сатучы кибеткә йөгереп бара һәм кул астындагы...

Шушы көннәрдә иртәнге сәгать җиде тулып киткәч, Байлангар авылындагы "НАМУС Плюс" кибетендә янгын чыга. Бу вакытта кибет әле ябык була. Кибет хуҗасы янгын сигнализациясен үзвакытында урнаштырган һәм бу система һәрчак төзек хәлдә тотылган. Сигнал бер сатучының өенә килерлек итеп көйләнгән була. Сигналны ишетүгә, сатучы кибеткә йөгереп бара һәм кул астындагы әйберләр белән янгын сүндерелә. Бинага һәм товарларга әллә ни зыян килми, ут эзе бер стенада гына кала. Янгын сигнализациясе куелмаган булса, ялкын бинаны урап алган булыр иде, чөнки әле кибет ачылуга кадәр бер сәгать вакыт булган. Бу хәл янгын сигнализациясен куйдыруның ничек мөһим булуын күрсәтә. Объект хуҗалары, шәхси эшмәкәрләр һәм оешма җитәкчеләре моны истә тотарга тиешләр. Сигнализацияне бары тик Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән лицензиясе булган махсус оешма гына куярга хокуклы.

Эльбрус Әхмәтҗанов, янгын күзәтчелеге дознавателе

фото: http://www.altao.ru/Uslugi/page83.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk