Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр фестивальдән беренче дәрәҗә дипломант исеме алып кайттылар

Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында "Весенние выкрутасы" Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге чара кысаларында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре буенча конкурс-күргәзмә дә оештырылган иде. Районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучылары Миләүшә Кайбушева һәм Светлана Бурцева үз укучыларының чигү, киездән башкарылган кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук, Казанның Химиклар мәдәният сараенда мода театрларының конкурс-фестивале...

Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында "Весенние выкрутасы" Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге чара кысаларында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре буенча конкурс-күргәзмә дә оештырылган иде. Районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучылары Миләүшә Кайбушева һәм Светлана Бурцева үз укучыларының чигү, киездән башкарылган кул эшләрен тәкъдим иттеләр.

Шулай ук, Казанның Химиклар мәдәният сараенда мода театрларының конкурс-фестивале дә үткәрелде. Биредә әлеге педогоглар җитәкчелегендәге "Күңелле планета" коллективы театральләштерелгән тамаша күрсәтеп, "Фантазияле коллекция" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант исеменә лаек булдылар. "Күңелле планета" коллективы - мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүчеләр, Манзарас урта мәктәбе укучылары Эльвина Леонтьева, Рамилә Шаһабетдинова, Әдилә Ганиева, Сөмбел Әхтәмова, Айгөл Насыйрова, Диана Сәфәрова һәм җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс фестиваль

erid: 2VtzqxWHLUk