Фестиваль тег белән яңалыклар
-
2018 елда Татарстанда 20гә якын традицион мәдәният фестивальләре узды
Татар милли бәйрәме – Сабан туе һәм рус халкының – “Каравон”, мариларның “Семык” бәйрәмнәре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.
-
Байлангар мәктәбендә узган фестивальдән фоторепортаж
Бу көнне Байлангар мәктәбенә Казаннан кунаклар кайтты. Биредә ел дәвамында үзен күрсәтә алган иң яхшы укучыны, укытучыны һәм үрнәк әти-әнине билгеләделәр. Әлеге фестиваль әкренләп мәктәпнең традициясенә әверелә бара.
-
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр фестивальдән беренче дәрәҗә дипломант исеме алып кайттылар
Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында "Весенние выкрутасы" Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге чара кысаларында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре буенча конкурс-күргәзмә дә оештырылган иде. Районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучылары Миләүшә Кайбушева һәм Светлана Бурцева үз укучыларының чигү, киездән башкарылган кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук, Казанның Химиклар мәдәният сараенда мода театрларының конкурс-фестивале...