Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү буенча районда эшче комиссияләр эшләде һәм конкурска нәтиҗәләр чыгарды. Җиңүчеләр менә кемнәр
Беренче төркем урта мәктәпләр арасында:
1 урын – Кукмара беренче гимназиясе,
2 урын – күппрофильле лицей.
Икенче төркем урта мәктәпләр арасында:
1 урын – Янил мәктәбе,
2 урын – Лельвиж, Олыяз мәктәпләре,
3 урын – Югары Арбаш, Туембаш мәктәпләре.
Кукмара шәһәрендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында:
1 урын – “Ләйсән” балалар бакчасы,
2 урын – “Гөрләвек” балалар бакчасы,
3 урын – “Кояшкай”, “Ромашка” балалар бакчалары.
Авыл балалар бакчалары арасында:
1 урын – Аш-Буҗи балалар бакчасы,
2 урын – Туембаш балалар бакчасы,
3 урын – Чишмәбаш балалар бакчасы.
Беренче төркемдәге мәктәп яны тәҗрибә участокларында җиңүче мәктәпләр:
1 урын – күппрофильле лицей,
2 урын – Кукмара беренче гимназиясе, Кукмара өченче мәктәбе,
3 урын – Манзарас, Зур Кукмара мәктәпләре.
Икенче төркемдәге мәктәп яны тәҗрибә участокларында җиңүче мәктәпләр:
1 урын – Ядегәр мәктәбе,
2 урын – Ош.Юмья, Кәркәүч мәктәпләре,
3 урын – Березняк, Нырты мәктәпләре.
Участокны яхшы итеп әзерләү буенча Кукмара шәһәрендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында:
1 урын – “Кыңгырау” балалар бакчасы,
2 урын – “Каенкай”, “Чулпан” балалар бакчалары,
3 урын – “Йолдызлык”, Зур Кукмараның 1нче номерлы балалар бакчалары.
Участокны яхшы итеп әзерләү буенча авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында:
1 урын – Вахит балалар бакчасы,
2 урын – Нырья балалар бакчасы,
3 урын – Үрәсбаш балалар бакчасы.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Нет комментариев