Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Республика программасы буенча 441 яшь гаилә фатирлы булды

РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.

Узган елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча республикада 441 яшь гаилә фатирлы булды. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Программа буенча Казанда - 174, Түбән Камада — 144, Әлмәттә 46 яшь гаиләнең үз фатиры булды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов: «Яңа программаны тормышка ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә», — дип билгеләп үтте

Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X